«Изгелек» үзәгендә тернәкләнүчеләр белән профилактик әңгәмә үткәрделәр

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең палата шәфкать туташы Галина Гыйматдинова Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көненә багышланган әңгәмә үткәрде.

Чараның максатлары: социаль хезмәт алучыларның авыру турында хәбәрдарлыгын арттыру, профилактик тикшерүләрнең мөһимлеге һәм авыруны иртә стадияләрдә ачыклау өчен табибка вакытында мөрәҗәгать итү кирәклеге турында искәртү.

Әңгәмә барышында социаль хезмәт алучылар Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне тарихы, яман шеш барлыкка килү һәм аның үсешенең төп сәбәпләре белән таныштылар, яман шеш күзәнәкләренең барлык органнарга зарарлы йогынтысы турында белделәр.

«Иртә стадияләрдә дәвалау сәламәтләнүгә һәм нормаль тормыш дәвам итүгә китерә», – дип билгеләп үтте шәфкать туташы. Чара ахырында лектор тернәкләнүчеләрнең күпсанлы сорауларына җавап бирде.

Чарада 15 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International