Биектау районында яшүсмерләрне гармонияле шәхесләр булырга өйрәтәләр

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

«2014-2021 нче елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында 29 нчы гыйнвар көнне Бөреле урта гомуми белем бирү мәктәбендә Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Гармонияле кеше» һәм «Яшүсмерләрдә интернет-бәйлелекне ничек булдырмаска» дигән тренинглар үткәрде. Чарада 40 балигъ булмаган бала катнашты.

Дәрес башында яшүсмерләр шәхеснең һәм гармонияле кешенең нинди икәне турында сөйләштеләр. Практик өлештә балалар үзләренең шәхси үзенчәлекләре турында белделәр. «Үзпрезентация» уенында катнашучылар үзләренең характерларындагы сыйфатлары, үз мәнфәгатьләре турында сөйләделәр.

Дәрес яшүсмерләр арасында психологик адаптация һәм стрессларга толерантлык дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итте.

«Яшүсмерләрдә интернет-бәйлелекне ничек булдырмаска» дигән дәрестә балалар компьютерга бәйлелек барлыкка килү сәбәпләре белән таныштылар, психологик бәйлелек билгеләре турында белделәр. Шулай ук яшүсмерләр интернет-бәйлелекне билгеләү буенча тест уздылар һәм мөһим киңәшләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International