Урын өстендәге авыруларның туганнары өй шартларында карау күнекмәләренә өйрәнүләрен дәвам итәләр

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында Буа районы «Гармония» комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре авыруларны карау буенча чираттагы гамәли дәрес оештырдылар. Социаль хезмәткәрләр һәм авыручы гражданнарның туганнары катнашында узган чара Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә узды.

Белгечләр кеше муляжында гигиена процедураларын ничек үткәрергә, урын өстен ничек әзерләргә, авыру кешенең киемен ничек алыштырырга кирәклеген күрсәттеләр.

Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе дәресләренә йөрү караучыларга психологик ярдәм күрсәтә, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә. Шулай ук курс тыңлаучылары өй шартларында дөрес итеп карау буенча яңа әйберләр беләләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International