«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә вак моториканы үстерү буенча дәресләр уза

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова социаль хезмәт алучылар өчен вак моториканы үстерү буенча чара үткәрде. Ул «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

Өлкән яшьтә вак моториканы үстерү сөйләм функциясен һәм аяк-кулларның эшен торгызырга ярдәм итә, хәтерне, игътибарны яхшырта.

Бүгенге чара «вак моторика» төшенчәсе һәм өй шартларында аны ничек үстерергә мөмкин булуы турында әңгәмә белән башланып китте. Аннары катнашучылар берничә күнегү башкардылар. Тернәкләнүчеләр даими күнегүләрнең аларга сәламәтлекләрен яхшыртырга ярдәм итәчәген билгеләп үттеләр.

Әлеге чарада барлыгы алты кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International