Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында төрле технологияләр тормышка ашырыла, шуларның берсе – курчак терапиясе.
Шушы көннәрдә тәрбияче һәм социаль эш буенча белгеч яшәүчеләр өчен курчак ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Тәрбияче рус халык курчаклары турында сөйләде, эш тәртибен җентекләп аңлатты. Шифалы курчакларны йон җепләреннән ясадылар – алар тәнгә рәхәт һәм өлкән яшьтәге кешеләргә алар белән эшләү җиңел.
Курчак терапиясе психотерапия, медитация булып тора. Мастер-классны оештыручылар сүзләренә караганда, курчак кешегә гармония өчен нәрсә җитмәгәнне ачыкларга ярдәм итә, психологик яки тән авыруларын чагылдыра.
Мастер-класста катнашучыларның барысы да эшне башкарып чыктылар. Хәзер бу курчаклар интерьер бизәге генә түгел, ә йорт хуҗабикәләре өчен чын сакчы да була ала.