Әлмәттә «Россия эше» кадрлар үзәгендә 2020 елга йомгак ясадылар

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

29 гыйнварда Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә йомгаклау җыелышы узды. Чарада башкарма комитетның икътисад, сәнәгать һәм сәүдә идарәсе башлыгы Алексей Лазарев катнашты.

Төп доклад белән мәшгульлек үзәге директоры Минсәгыйт Насертдинов чыгыш ясады, ул 2020 елга нәтиҗә ясады һәм 2021 елга бурычлар билгеләде. Әйтик, 2020 елда мәшгульлек хезмәтенә төрле мәсьәләләр буенча 11 330 кеше мөрәҗәгать иткән, туры килә торган эш эзләү максатыннан 9 666 кеше исәпкә алынган.

Хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү максатыннан түбәндәге өстәмә чаралар гамәлгә ашырылган:

- 147 эшсез граждан өчен шәһәр һәм районның 7 предприятиесендә җәмәгать эшләре оештырылган;

- эштән китү куркынычы астында булган 54 кешене вакытлыча эшкә урнаштыру оештырылган.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында 50 яшьтән өлкәнрәк затларны, шулай ук пенсия алды яшендәгеләрне һөнәри укыту һәм өстәмә һөнәри белем бирү оештырылган – барлыгы 151 кеше.

Декрет ялында булган һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган 275 хатын-кыз «Хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү – өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру» федераль проекты кысаларында яңадан укыту һәм квалификация күтәрү узды.

Ел дәвамында шулай ук мәшгуль булмаган инвалидларны эшкә урнаштыру, эшсез гражданнарның үзмәшгульлегенә ярдәм итү кебек чараларны тормышка ашыру буенча эш башкарылды.

2020 елда Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» милли проекты кысаларында мәшгульлек хезмәтләрен модернизацияләү буенча чараларны тормышка ашырды. Үзәк белгечләре квалификация күтәрү курслары узды. Проект командасы сакчыл җитештерү инструментына өйрәнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International