Гыйнвар ахырында Алабуга районы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Якты дөнья» клубы ачылды. Аның беренче кунаклары 18-40 яшьлек менталь тайпылышлары булган 8 кеше иде.
Еш кына мондый кешеләр үз өйләрендә изоляциядә яшиләр һәм аралашуга кытлык кичерәләр. «Ышаныч» үзәге базасында атнасына 3 тапкыр, 4 сәгать дәвамында менталь тайпылышлары булган кешеләр социаль-педагогик, социаль-психологик хезмәтләр алачак, иҗат белән шөгыльләнәчәк. Кемдер үзе өчен яңа иҗади технологияләр үзләштерәчәк, кемдер анимация элементлары белән кинотерапия сайлаячак, ә кемгәдер музыка һәм бию терапияләре ошаячак. Дәресләрдән соң клуб катнашучылары сенсор бүлмәсенә йөри алачаклар.
«Без «Якты дөнья» клубы эше анда катнашучыларның тормыш сыйфатын күтәрергә, аларга яңа дуслар һәм мавыгулар табарга ярдәм итәр дип өметләнәбез», – диләр комплекслы үзәк белгечләре.