«Шатлык» үзәге яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә катнаша

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

27 гыйнвар көнне Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында социаль хезмәт алучылар өчен мәгълүмати чара үткәрелде. Дәреснең максаты яшь буынга патриотик тәрбия бирү иде.

Чарада катнашучылар чолганыштагы Ленинградта яшәүчеләргә Бөек Ватан сугышы вакытында нинди авыр сынаулар кичерергә туры килүен искә төшерделәр. Балалар шулай ук үз көчләрен сынап, «Снаряд ыргыту», «Кәгазь авиация», «Переправа» кебек ярышларда катнаша алдылар.

Чара балигъ булмаган социаль хезмәт алучы балаларда онытылмас тәэсирләр калдырды, аларга үз тормышы турында уйланырга, буыннар тәҗрибәсен өйрәнергә, анализларга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International