«Юлдаш» интернат-йортында «Татлы тарихлар» дәвам итә

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында туңдырма бизәү буенча «Татлы тарихлар» дигән мастер-класс үткәрү инде традициягә әверелде. Һәр ел саен, Бөтендөнья эскимо көнен бәйрәм итү кысаларында, учреждениедә иҗади һәм шул ук вакытта тәмле дәрес уза.

Узган сишәмбе тәрбияче Людмила Җамалетдинова интернат-йортта яшәүчеләргә таяктагы туңдырма барлыкка килү тарихы турында сөйләде, шулай ук алар төрле илләрдә бу татлы ризыкны ашау традицияләре турында да күп нәрсә белделәр.

Мастер-классның практик өлешендә социаль хезмәт алучылар өстәл әзерләргә өйрәнделәр, туңдырманы төрле тәм-томнар, җиләкләр, шоколад һәм печенье белән бизәделәр. Үзләренең салкын шедеврларын тәкъдир иткәннән соң, катнашучылар дегустациягә керештеләр.

Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар кирәкле ризык әзерләү күнекмәләрен формалаштыралар, актив иҗади һәм ял итү эшчәнлегенә җәлеп итәләр, социаль-мәдәни активлыкка ярдәм итәләр һәм социаль хезмәт алучыларның тормыш сыйфатын арттыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International