«Өмет» приютында тәрбияләнүчеләр пилмән ясарга өйрәнделәр

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

Мамадыш районы «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Балигъ булмаганнарның ял итү эшчәнлегендә кулинария мәктәбе» технологиясе уңышлы тормышка ашырыла. Әлеге технология кысаларында учреждениедә даими рәвештә «Хуҗабикә» түгәрәге дәресләре үткәрелә.

Чираттагы аш-су дәресендә приютта тәрбияләнүчеләр пилмән ясарга өйрәнделәр. Эш бик күңелле барды: өлкән балалар камыр басты, ит фаршы әзерләде, соңыннан барлык балалар да пилмән ясарга керештеләр. Бер-берсенә ярдәм итеп, бердәм тату командага берләшеп, балаларның яраткан ризыкларын әзерләүләрен күзәтү бик күңелле иде.

Яшь пешекчеләргә хезмәт нәтиҗәсе бик ошады. Пилмәннәр бигрәк тә тәмле килеп чыкты, чөнки балалар аны үзләре әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International