Гадәттән тыш хәлләрне профилактикалау һәм кисәтү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан Казан шәһәренең Киров районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрә рейд оештырдылар. Күчмә чараларда шулай ук күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе хезмәткәрләре дә катнашты.
Хәйрия акциясе кысаларында гаиләләрдә автоном янгын хәбәрчеләре куелды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы инспекторлары янгын-профилактик эш алып бардылар, янгын хәбәрчеләре турында җентекләп сөйләделәр, аларның эш тәртибен аңлаттылар һәм күрсәттеләр. Шулай ук гаиләләргә ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары язылган «Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре» дигән белешмәлек тапшырылды.