Менделеевск муниципаль районының «Саулык» («Здоровье») социаль ярдәм үзәге» автоном коммерциячел булмаган оешмасында «Здравушка» кислород фитобары ачылды. Бу мөһим вакыйга 2020 елда Президент грантлары фонды проектлары конкурсында җиңү аркасында мөмкин булды.
Тантаналы ачылышта Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев, социаль яклау идарәсе мөдире Фаина Козырева һәм «Саулык» үзәге директоры Гөлия Шалаумова чыгыш ясадылар.
Проект җитәкчесе Наталья Щербакова проект турында, ә үзәк белгечләре – өлкән буынның тормыш сыйфатын яхшырту өчен үлән чәйләренең һәм кислород коктейле файдасы турында сөйләде.
«Здравушка» кислород фитобары» проекты үлән чәе һәм үлән төнәтмәләре нигезендә ясалган кислород коктейльләре ясау һәм куллану өчен махсус оештырылган мәйданчык булдыруга юнәлтелгән. Фитобар – ул физик һәм рухи көч җыярга мөмкин булган урын. Технологияне куллану, социаль ярдәм үзәге тарафыннан кулланыла торган сәламәтләндерү ысуллары белән бергә фитотерапияне куллану юлы белән, өлкән яшьтәге гражданнарның организмын гомуми савыктыру процессларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Проектны тормышка ашыру сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга, табигать турында белемнәрне тирәнәйтүгә һәм өлкән яшьтәге гражданнарның һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең экологик грамоталылыгын арттыруга ярдәм итә ала.
Чара үлән чәйләренең һәм кислород коктейльнең төрле төрләрен эчеп карау белән тәмамланды.