«Веста» социаль ярдәм үзәге патриотик чара оештырды

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм Түбән Кама шәһәренең 55 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре һәм «Альфа» мәдәният йорты хезмәткәрләре «Туган ягыңны сөй һәм бел!» дигән чара уздырдылар. Очрашуда 15 балигъ булмаган бала һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Башта катнашучыларга Түбән Кама шәһәренең барлыкка килү тарихы турында документаль фильм күрсәтелде, аннары белгечләр балалар белән интеллектуаль викторина үткәрделәр. Балалар актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр, бер-берсенең җавапларын тулыландырдылар, туган шәһәр һәм республика турында яхшы белемнәрен күрсәттеләр.

Чараның икенче өлешендә балаларны һәм ата-аналарны күңелле уеннар һәм викториналар, караоке һәм флешмоб көтә иде.

Үткәрелгән дәрес балаларның Түбән Кама турында белемнәрен киңәйтергә һәм ныгытырга, патриотик хисләр, туган якка мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International