Медиа бәйлелекне профилактикалау: «Исток-Башлангыч» үзәгендә балигъ булмаганнар белән дәрес оештырдылар

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

Шушы көннәрдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә медиа бәйлелекне профилактикалау буенча чара узды. Аның максаты – медиа куллану культурасын формалаштыру.

Дәрестә социаль хезмәтләр алучыр 12 балигъ булмаган бала катнашты. Алар компьютер уеннарының зарарлы нәтиҗәләре белән таныштылар, Интернет кулланучыларны сагалап торучы куркынычлар, шулай ук аларны ничек булдырмаска кирәклеге турында белделәр.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә медиа бәйлелекне профилактикалау буенча эш системалы рәвештә алып барыла. Комплекслы үзәктә хокук бозуларны профилактикалауда балигъ булмаганнарның мәгълүмати иминлеген формалаштыру технологиясе гамәлгә ашырыла. Технологиянең максаты – заманча мәгълүмати-коммуникатив мохиттә җаваплы һәм куркынычсыз тотыш күнекмәләрен үстерү юлы белән балигъ булмаганнарның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру. Программа кысаларында модульләр буенча дәресләр, төрле чаралар һәм лекторийлар үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International