Чаллыда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар узды

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Яр Чаллының «Ышаныч» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә әлеге вакыйга кысаларында чараларны тормышка ашыруга актив керештеләр.

Гыйнвар аенда бүлек белгечләре өч чара үткәрде инде. Аларның беренчесе 4 нче Балалар экология-биология үзәгендә узды, анда социаль хезмәт алучылар «Милли мотивлар» дигән темага мастер-класста катнаштылар һәм педагог Алсу Сәлахова җитәкчелегендә китаплар өчен кыстыргычлар ясарга өйрәнделәр.

«Чишмә» Халыклар дуслыгы йортында милли җәмгыятьләр буенча бик кызыклы танып-белү экскурсиясе узды. Тагын бер чара «Энергетик» мәдәният сараенда узды. Сәнгать мәктәбе укытучысы Надежда Сынкова балаларга халык һөнәрләре турында сөйләде һәм кызыл балчыктак уенчыклар ясау буенча мастер-класс үткәрде.

Мондый чаралар үсеп килүче буында милли кыйммәтләргә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләргә ярдәм итә һәм милләтара мөнәсәбәтләр культурасын арттыра.

Барлыгы чараларда 34 социаль хезмәт алучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International