«Китап дөньясы тылсымы» программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Гаилә альбомы» дигән иҗади чара узды. Аның максаты гаилә кыйммәтләрен тәрбияләү һәм гаилә традицияләрен формалаштыру иде.
Башлангыч эш вакытында тәрбияләнүчеләр белән гаилә һәм туганлык мөнәсәбәтләре турында әңгәмә үткәрелде. Практик эш барышында балалар зур кызыксыну белән гаилә фоторәсемнәрен карадылар һәм тәрбиячеләр җитәкчелегендә скрапбукинг стилендә фотоальбом ясадылар. Бу альбомдагы һәр фотосурәт кеше тормышындагы нинди дә булса вакыйга турында сөйли.
Иҗади эштә катнашучыларның һәммәсе дә эш белән илһамланды, бер-берсенә ярдәм күрсәтте һәм биремнәрне уңышлы үтәде.