«Салават күпере» комплекслы үзәге яшүсмерләр өчен тренинг дәресләре үткәрә башлады

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бөгелмә районы «Салават күпере» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Преодоление» клубы эше кысаларында тренинг дәресләрен үткәрә башлады. Алар адекват позитив коммуникация һәм социаль үсеш формалаштыруга юнәлдерелгән.

Дәрес барышында социаль эш буенча белгечләр Альбина Титова һәм Елена Крутякова яшүсмерләргә аралашу күнекмәләрен үстерүгә һәм коллективны берләштерүгә юнәлдерелгән берничә күнегү тәкъдим итә. Шулай ук «Кинотренинг» технологиясе кысаларында балаларга игелек турында кыска метражлы мультфильм күрсәтелә, ул көчле позитив заряд бирә, ярдәмчел һәм гуманлы булырга өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International