«Веста» үзәгендә «Ариадна җебе» программасы уңышлы тормышка ашырыла

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча «Ариадна җебе» программасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Суниева 12 балигъ булмаган бала өчен төркемле дәрес үткәрде. Чараның темасы – « Мин – акыллы кеше».

Дәрес 19 нчы социаль участокта узды һәм «акыллы кеше», «акыл» төшенчәләренең мәгънәсен билгеләүдән башланды. Аннан соң балалар берничә күнегү башкардылар, «Синонимнар-антонимнар» уенын уйнадылар, акыл турында мәкальләр турында фикер алыштылар.

Чара ахырында һәркем үзенең нинди булырга теләве һәм моның өчен нәрсә эшләргә кирәклеге белән уртаклашты. Балалар бертавыштан сәламәт булу – файдалы гадәтләргә ия булу һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару, диделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International