Шундый исем астында Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче А. М. Трофимова танып-белү-патриотик чара үткәрде.
Чара балаларның Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында белемнәрен киңәйтте, гражданлык бурычы, батырлык, шулай ук фаҗигале вакыйгаларда һәлак булган һәм исән калган катнашучыларга рәхмәт хисләре тәрбияләүгә ярдәм итте.
Чолганыш паегы – 125 граммлы икмәк турында сөйләшү, шулай ук Таня Савичева көндәлеге белән танышу истә калырлык һәм дулкынландыргыч мизгел иде. Балалар очрашудан соң әле озак күргәннәре һәм ишеткәннәре турында уйландылар.