«Веста» психологы хатын-кызларга гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салырга ярдәм итә

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Ябык әйләнештән чыгу» клубында төркемле психиагностика үткәрде. Әлеге чарада социаль хезмәт алучы хатын-кызлар катнашты.

Диагностика нәтиҗәсендә барлык катнашучылар да гаиләдә иң мөһиме – тынычлык, җәнҗалсыз һәм мөнәсәбәтләрне ачыклауларсыз тормыш, дип саный. Моның өчен алар кулдан килгәннең барысын да эшлиләр, әмма һәрберсенең гаилә әгъзалары белән мөнәсәбәтләре бик яхшы түгел. Бу, психолог сүзләренә караганда, катнашучыларның башкаларга бәйле тотышлары аркасында килеп чыга, моны хәл итү өчен, алар ярдәмгә мохтаҗ.

«Ябык даирәдән чыгу» клубындагы алдагы дәресләр бәйле тотышны профилактикалауга һәм якын кешеләр белән конструктив мөнәсәбәтләрне торгызуга юнәлдерелергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International