«Гнездышко» приютында тәрбияләнүчеләр белән һөнәри юнәлеш бирүче уен уйнадылар

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

25 гыйнварда Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Кем ул кем?» дигән уен оештырдылар. Уенның максаты – һөнәрне чарада катнашучылар белән тәңгәлләштерү мөмкинлеге бирү.

Дәрес башында балалар 10 иң кызыклы һәм популяр һөнәрне атадылар: полиция хезмәткәре, консультант, менеджер, хисапчы, адвокат, рәссам, янгын сүндерүче һ.б. Соңыннан алар приютта тәрбияләнүчеләр арасыннан «кандидат»ны сайладылар. Сайлап алынган бала төп хезмәт гамәлләрен сурәтләргә, ә калган катнашучылар аның артыннан кабатларга тиеш иде.

Уенның йомгаклау этабы иҗади биремне үтәү булды: кар көртләрендә балалар автопортретлар ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International