Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фондының «Әти-әни булу бәхете» социаль проектын тормышка ашыру максатыннан 26 нчы гыйнвар көнне «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре яшь әниләр белән дәрес үткәрделәр. «Пренаталь тәрбия методлары» дигән чара Биектау үзәк район хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясе базасында узды.
Дәреснең кереш өлешендә, нерв системасын тынычландыру өчен, катнашучылар Джекобсон буенча релаксация алымнарын үзләштерделәр. «Ана карынындагы бала белән әни арасында эмоциональ бәйләнешләрне урнаштыру алымнары» дигән әңгәмә барышында хатын-кызлар фикер һәм хисләрне контрольдә тоту методы, «Гаилә атмосферасы» «Эмоциональ рифма», «Интеллектуаль кагылышлар» методлары белән таныштылар.
Дәреснең гамәли өлешендә самогипноз техникасы йөкле хатын-кызларга тынычланырга һәм куркулардан арынырга мөмкинлек бирде. Бала белән психорелаксацион бәйләнешне формалаштыру өчен, катнашучылар уңай кичерешләрен балага трансляцияләделәр, Г. Х. Андерсенның «Гадкий утенок» әкиятен тыңладылар һәм күзалладылар.
Дәрес булачак әниләрнең стресска каршы торучанлыгын һәм психологик адаптациясен арттырды.