Балык Бистәсе «Чолганыш икмәге» акциясенә кушылды

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Чолганыш икмәге» Бөтенроссия акциясе кысаларында 27 гыйнвар көнне Балык Бистәсенең 1 нче гимназиясендә тематик чара үткәрелде. Аны тәрбия эшләре буенча урынбасар Р. А. Горшкова, тарих укытучысы Л. В. Сөнгатуллина, «Доверие-Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы А. Г. Минвәлиева оештырдылар.

Акциянең максаты – чолганыштагы Ленинград халкының батырлыгы турында тарихи хәтер саклап калу. Акциянең төп символы 125 граммлы икмәк кисәге иде. Бу исә гимназиячеләргә чолганыш чорында тәүлеклек икмәк нормасының күләмен күрсәтергә мөмкинлек бирде.

Балаларга чолганыш икмәге кисәгенең Бөек Ватан сугышының героик һәм фаҗигале вакыйгалары, ленинградлыларның батырлыгы турында хәтер икәнен аңлаттылар.

Акциядә 35тән артык укучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International