27 нче гыйнварда, Ленинградны фашистлар чолганышыннан тулысынча азат итү көнендә, «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре чолганышта булган, Бөек Ватан сугышы ветераны Хәтирә Фалях кызы Салихова янына бардылар.
Хәтирә Фалях кызы 18 яшендә Совет армиясе сафларына алына. Ул Мәскәүдә хезмәт итә башлый, әмма соңрак аны чолганыш башланган Ленинградка җибәрәләр.
Тыныч вакытта Хәтирә апа почтада эшли. Бүген тормыш иптәше Бөек Ватан сугышы инвалиды Мөбәрәкҗан Салих улы белән Татарстанның Кукмара районы Люга авылында яшиләр. Гаилә ике кыз тәрбияләп үстергән, ике оныклары һәм биш оныкчыклары бар.
Комплекслы үзәк хезмәткәрләре өлкәннәргә озак елларга ныклы сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләделәр. Истәлекле дата уңаеннан Салиховларга зур булмаган күчтәнәчләр тапшырылды.