Социаль хезмәткәрләр өлкәннәргә үсентеләр һәм чәчәкләр үстерергә булышалар

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Гарденотерапия» технологиясе өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар арасында бик популяр. Бу үсемлекләр ярдәмендә психологик һәм физик кимчелекләрне профилактикалау һәм тернәкләндерүнең бердигән ысулы. Мондый дәресләр өйләргә барып уздырыла һәм әби-бабайларга зур ләззәт бирә.

Кукмара районында өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар, «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре ярдәме белән, өйләрендә бүлмә гөлләре, чәчәкләр, үсентеләр үстерәләр. Янил авылында яшәүче Тәскирә Абдуллина, мәсәлән, томат һәм борыч үсентеләрен карап үстерә, ә авылдашы Зәйтүнә Ибраһимова төрле сортлы чәчәкләр үстерүне өстен күрә.

Гарденотерапия мөмкинлекләр ачарга, булган тормыш тәҗрибәсен кулланырга ярдәм итә. Туфрак, үсемлекләр белән таныш булган манипуляцияләр өлкәннәрне яшьлеккә кайтара, бу аларның эмоциональ халәтенә уңай йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International