Югары Ослан районында булачак әниләр өчен клуб дәресләре дәвам итә

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

27 гыйнвар көнне Югары Ослан үзәк район хастаханәсе базасында йөкле хатын-кызлар белән «Аистенок» клубының чираттагы дәресе узды. «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре булачак әниләргә өч яшьтән алып җиде яшькә кадәр бала өчен айлык түләү алу мөмкинлеге турында хәбәр иттеләр.

Әңгәмә барышында йөкле ханымнарга Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза биргәндә гамәлләр тәртибе аңлатылды, шулай ук 2021 елда түләү күләмен үзгәртү өлешендә аңлатмалар бирелде. Ахырда белгечләр катнашучыларга «Өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балага айлык түләү» һәм «Яңа туган балалар өчен бүләк тартмасы» дигән белешмәлек тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International