26 нчы гыйнвар көнне Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Наталья Хәмидуллина «Минем тормышым – минем кагыйдәләрем» дигән дәрес үткәрде. Чара яшүсмерләргә интернет-киңлектәге куркынычлыклар турында мәгълүмат бирүгә һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән иде.
Дәрес барышында балалар виртуальлектән тыш кечкенә социаль челтәр булдырдылар, баш мие штурмы ярдәмендә аның кагыйдәләрен билгеләделәр, үз битләрен ясадылар, ә аннары аны башка катнашучыларга тәкъдим иттеләр. Яшүсмерләр бик теләп гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече тәкъдим иткән күнегүләрне башкардылар, уңай эмоцияләр белән уртаклаштылар, биремнәрне үтәгәндә бер-берсенә ярдәм иттеләр.
Чара «Хәзерге заман яшүсмерсе дөньясында Интернет» программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелде.