Кукмараның «Тылсым» үзәге гериатр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек башлады

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Кукмара муниципаль районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2021 нче елда «Демография» милли проекты кысаларында озак вакыт карау системасын кертү эше дәвам итә. Бу елның яңалыкларының берсе – Кукмара РҮХ гериатры Йолдыз Гыйләҗева белән бергә эшли башлау.

Гериатр – өлкәннәргә һәм карт кешеләргә медицина ярдәме күрсәтүче белгеч. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Гериатр һәм комплекслы үзәк белгечләре тарафыннан ай саен озак вакыт карау системасы буенча хезмәт алучы өлкәннәр һәм инвалидларны йөреп чыгулар үткәрү планлаштырыла.

Февраль аенда Янил, Каенлык, Починок-Кучук, Село-Чура, Ядегәр авыл җирлекләренә һәм Кукмара шәһәре буенча 31 чара планлаштырылган. Чаралар барышында гериатр тарафыннан медицина тикшерүе үткәреләчәк, ә комплекслы үзәк белгечләре торак-көнкүреш һәм социаль шартларны карап чыгачаклар, социаль хезмәткәрләрнең эшен тикшереп торачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International