«Мобиль ярдәм» проекты бригадасы Яңа Чишмә районына юл тотты

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген «Мобиль ярдәм» проекты бригадасының быел беренче күчмә чыгуы булды. Казанның «Балаларда көч» тернәкләндерү үзәге белгечләре республиканың Яңа Чишмә муниципаль районына юл тоттылар. Әлеге вакыйга уңаеннан учреждениедә Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булып кайтты.

«Мобиль ярдәм» проекты Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итү буенча «Балаларда көч» хәйрия фонды тарафыннан тормышка ашырыла. Проект республиканың ерак районнарыннан инвалид балалар, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар, шул исәптән 4 яшькә кадәрге сабыйлар тәрбияләүче гаиләләргә консультация һәм диагностика ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Мобиль бригада составына табиб-невролог, баш мие электроэнцефалограммасын үткәрү өчен функциональ диагностика табибы, табиб-психиатр, табиб-эпилептолог, клиник психолог, логопед-дефектолог керә. Чаралар нәтиҗәләре буенча баланы һәм гаилә әгъзаларын өй шартларында тернәкләндерүнең индивидуаль программалары төзелә.

2021 елда Татарстан Республикасының 9 муниципаль районында 594 консультация-диагностик кабул итү оештырылыр дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International