Куркулар белән эшләү ысулы буларак уен дәресе

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Тылсымлы урманның куркынычлыгы» дигән өстәл психологик уенын кулланып үткәрелгән дәрес узды.

Уенның төп максаты – куркулар белән эшләү. Шулай ук ул башка мөһим психологик мәсьәләләрне дә хәл итәргә булыша: агрессияне белдерүнең кулай ысулларын табарга, үз-үзеңне күрсәтергә өйрәнергә, төрле сәбәпләр белән бәйле эмоциональ киеренкелекне киметергә. Уен барышында бала үз куркулары өстеннән контроль ала. Моннан тыш, куркулар көлке һәм кызык булып кабул ителә, куркыныч булудан туктый. Балалар куркуларга эмоциональ җавап биреп, куркыта торган вакыйгаларның әһәмиятен киметеп, киеренкелекне төшерергә мөмкинлек туа.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International