Тәтеш интернат-йортында яшәүчеләр үз куллары белән мандала ясадылар

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

«Җепләр-йомгаклар» социаль-педагогик программасын тормышка ашыру кысаларында Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты психологы Наталья Самаркина «Теләкләрне тормышка ашыруга көйлән» дигән дәрес үткәрде. Ул эмоциональ халәтне коррекцияләүгә, үз-үзеңне тотышны яхшыртырга һәм яшәүчеләрнең кәефен диагностикалауга юнәлдерелгән иде.

Дәрес үзенчәлекле уңай энергия чыганагы – мандала үрүгә багышланган иде. Арт-терапия ысулы буларак мандала терапиясе инде күп еллар өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән системалы тернәкләндерү эшендә уңышлы кулланыла. Бу мавыктыргыч дәрес кешегә үз теләкләренә игътибар бирергә һәм тискәре фикерләрне куарга ярдәм итә.

Үз куллары белән ясалган мандала бүлмәләрне бизәячәк һәм социаль хезмәт алучылар өчен шәхси бөти булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International