Социаль хезмәт алучылар белән эшләүгә иҗади караш

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Антон Белов социаль хезмәт алучылар белән эшләүдә пластилин актив куллана, моны ул психокоррекция эшенең башка методлары белән берләштерә.

Пластилин белән дәресләр уңай нәтиҗәләр бирә. Әйтик, башлангыч мәктәптә укуга җайлашуда кыенлыклар кичергән сигез яшьлек малай пластилинлы уен аша проблеманы җиңгән һәм куркуларыннан арынган. Бала үзе өчен укуга уңай мотивация, яңа үз-үзеңне тоту паттерлары булдырган һәм узган проблемалы тәҗрибәсен интеграцияләгән.

Шулай итеп, үз эшендә пластилин кулланып, психолог балалар күңелен гармонияләштерүгә мөмкинлекләр бирүче, югары нәтиҗәле инструмент ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International