«Кайгырту» белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен дәрес үткәрделәр

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Узган пәнҗешәмбедә Әлмәтнең «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары «Дус булыйк!» дигән дәрес үткәрде. Анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашты. Чараның максаты балаларда социаль-коммуникатив компетенцияне үстерү иде.

Дәреснең төп өлеше балалар коллективын берләштерүгә һәм төркемдә эшли белүгә өйрәтүгә юнәлдерелгән иде. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре катнашучыларга төрле биремнәр һәм арт-терапия күнегүләре тәкъдим иттеләр. Дәрес барышында ясалган рәсемнәрне балалар очрашу истәлеге итеп өйләренә алып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International