22 гыйнварда «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсенең Инстаграм-аккаунтында 2021 елда үз көченә керәчәк социаль өлкәдәге яңалыклар мәсьәләләре буенча тематик туры эфир узды. Чарада «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге сәркәтибе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Хезмәт министрлыгы, ТР буенча РФ Пенсия фонды бүлеге, ТР буенча МСЭ баш бюросы вәкилләре катнашты.
ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева 3 яшькә кадәрге балаларга социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары һәм 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче гаиләләргә, төбәк яшәү минимумын исәпкә алып, түләүләр турында хәбәр итте.
Шулай ук экспертлар тематик кабул итү барышында килеп ирешкән сорауларга да җавап бирделәр.
Фото чыганагы: «Бердәм Россия» партиясенең рәсми сайты