«Кояшкай»  үзәге карамагындагылар Яңа ел чарасында катнашканнар

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

2020 нче елның 29 нчы декабрендә Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре балаларга чын Яңа ел бәйрәме оештырдылар.

Балалар Кыш Бабай, Кар Кызы һәм күңелле клоуннар белән очраштылар. Әкият геройлары белән бергә чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, Яңа ел җырлары җырладылар, бию хәрәкәтләрен кабатладылар, шигырьләр сөйләделәр, конкурсларда катнаштылар һәм күңел ачтылар. Балалар өчен сөенергә әти-әниләр дә килгән иде, алар тамашачылар гына түгел, ә чарада катнашучылар да булды.

Бәйрәмнең онлайн-трансляциясе Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен алып барылды. Балалар алдан ук котлау открыткалары әзерләделәр, аларны үз куллары белән ясадылар.

Бәйрәм бик күңелле һәм кызыклы үтте. Һәр бала оештыручыларның игътибарын тойды, Яңа ел бүләге һәм татлы призлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International