Юлдашлылар Яңа елны бәйрәм иттеләр

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

28 декабрь көнне Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында учреждение белгечләре «Ретро стилендәге Яңа ел бәйрәме» оештырганнар. Тамашачылар 60, 70, 80нче еллар чорындагы яраткан җырчыларыбыз белән Совет кинофильмнарының яраткан «Кавказская пленница», «Бриллиантовая рука» геройлары белән очраштылар. Интернат-йортта яшәүчеләр геройлар белән бергә «Где-то на белом свете», «Помоги мне», «А снег идет», «Пять минут», «Песня остается с человеком», «Расскажи, Снегурочка» һ. б. таныш җырларны башкардылар.

Кыш бабай белән Кар кызын күңелле әйлән-бәйлән белән каршы алдылар. Кыш бабай белән оныгы катнашучылар өчен күңелле Яңа ел викторинасы әзерләделәр. Конкурста җиңүчеләрне татлы призлар һәм бүләкләр белән бүләкләделәр.

Социаль хезмәтләр алучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән директор Елена Четырчинская котлады. Ул яңа елда сәламәтлек, иминлек, уңышлар һәм җиңүләр теләде.

Традиция буенча ел йомгаклары буенча иң иҗади, актив һәм спорт юлдашлылары кыйммәтле призлар белән бүләкләнде. Үз бүлмәләрен Яңа ел бәйрәменә бизәгән интернат-йортта яшәүчеләр дә бүләксез калмады.

Соңыннан Кыш бабай белән Кар Кызы барлык социаль хезмәт алучыларга «Игелек мирасы» Хәйрия фонды тарафыннан тапшырылган бүләкләр бирделәр.

Яңа ел бәйрәме күңелле, якты һәм онытылмаслык булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International