2020 елның 30 декабренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 38 465 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 2 860 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1, 89 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 48 257 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 699 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,8 кеше тәшкил итә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 1 051 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 45 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.