Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар өчен бик күп кызыклы яңа ел тамашасы әзерләгән.
Мәсәлән, «Кышкы уеннар» бәйрәм чарасында балалар янына кунакка буйлы курчаклар, Кар Кызы һәм Кыш бабай килде. Башта алар балалар белән төрле уеннар уйнадылар, әйлән-бәйлән йөрттеләр, Яңа ел җырлары җырладылар. Балалар тамашада актив катнаштылар, мавыгып барлык биремнәрне үтәделәр, актив булдылар, беркем дә игътибардан читтә калмады. Иганәчеләр һәм битараф булмаган кешеләр «Кыш бабай бул» акциясе кысаларында «НТР» телерадиокомпаниясенә балалар өчен бүләкләр тапшырдылар.
«Алтын ачкыч» курчак театр студиясендә «Яңа ел тылсымы» спектакле әзерләнде һәм күрсәтелде. Явыз патшабикә Яңа ел бәйрәмен бозырга теләде, ә менә әкият персонажлары: Алисә, Эшләпәче, Куян, Чешир мәчесе һәм Кар кызына – балалар ярдәм итте. Күңелле уеннар, табышмаклар һәм җырлар Патшабикәгә комачаулады, һәм ул үз уеннан баш тартты һәм балалар белән бергә күңел ачты.
Бәйрәмдә катнаша алмаган инвалид балалар да игътибардан читтә калмады. Аларга кунакка Кыш Бабай һәм Кар кызы образында волонтерлар килделәр. Кемдер өчен Кыш бабай белән Кар кызы килү көтелмәгән хәл булды, ә кемдер түземсезлек белән көтте һәм чыгыш ясады. Кыш Бабай һәм Кар Кызы балаларны һәм аларның әти-әниләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар һәм балаларга бүләкләр тапшырдылар.
Кайбер балалар шәһәр башлыгы чыршысында булдылар һәм татлы бүләкләр алдылар. Кышкы каникуллар вакытында тагын 100 бала театральләштерелгән Яңа ел тамашасын караячак һәм күчтәнәчләр алачак.