2020 елның 28 декабрендә «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль эш буенча белгече Снежана Горбунова Zoom платформасында социаль хезмәт алучылар белән мәгълүмати очрашу оештырды.
Чараның максаты: гражданнарга «Демография» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасында каралган социаль ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирү.
Мәгълүмати-аңлату эшләре барышында очрашуда биш катнашучыга бала туганда социаль ярдәм чаралары, компенсация түләүләре күләме, шулай ук сабый туганда гаиләнең финанс йөкләнешен киметүгә юнәлдерелгән өстәмә кызыксындыру чаралары турында аңлатмалар бирелде.
Хатын-кызлар очрашуда актив катнаштылар, барлык сорауларга җаваплар алдылар һәм башка катнашучылар белән тәҗрибә уртаклаштылар. Бу юнәлештә эш 2021 елда да дәвам итәчәк.