Яңа ел якынлашканда барысы да әкият, бизәк, күңелле рух һәм шатлык белән тула.
Ел саен Яңа ел алдыннан Минзәлә муниципаль районы советы депутаты Эдуард Кузнецов инициативасы белән 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр өчен хәйрия акциясе үткәрелә. Шулай итеп, 2020 елда Минзәлә районының 23 гаиләсеннән 103 балага татлы Яңа ел бүләкләре тапшырылды.
«Узып баручы ел җиңел булмады. Пандемия һәр гаиләгә дә кагылды. Ярдәмгә аеруча мохтаҗ кешеләргә һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итә ала», – дип хәбәр итә Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Наталья Елхова.