Минзәлә яшүсмерләренә гаилә мөнәсәбәтләре психологиясе турында сөйләделәр

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

29 нчы декабрь көнне Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Гатина Марина тарафыннан «Бәхет йорты» дигән темага төркемле дәрес үткәрелде.

Яшүсмерләр түбәндәге күнегүләрдә катнаштылар: «Ассоциация», «Минем исемемнең легендасы», «Гаилә хатирәләре», «Бәхетле гаилә сыйфатлары», «Булачак гаилә турында күзаллау». Күнегүләрне башкару барышында алар булачак гаилә төзү өчен үзләренең гаилә тәҗрибәсен аңладылар һәм кабул иттеләр, үз-үзләрен күзәтү күнекмәләрен яхшырттылар, гаиләдә үз позицияләрен һәм гаилә мөнәсәбәтләренең үзенчәлекләрен билгеләделәр.

Дәрес ахырында «Бәхетле гаилә портреты» дигән белешмәлек таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International