«Татарстан энҗесе» конкурсы җиңүчесе министрның җәмәгать ярдәмчесе булды

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

29 декабрьдә Казанда инвалид хатын-кызлар арасында «Татарстан энҗесе-2020» VII Республика матурлык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Коронавирус йогышы пандемиясе конкурсны үткәрүгә үз төзәтмәләрен кертте. Катнашучылар видеовизиткалар һәм онлайн форматтагы иҗади номерлар күрсәттеләр.

«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова конкурста катнашучылар арасында Инвалид балалар өчен социаль-тернәкләндерү үзәген тәмамлаучылар бар иде, дип билгеләп үтте. Депутатлар хатын-кызлар конкурсантларга костюмнар сайлауда һәм иҗади номерларны оештыруда ярдәм иттеләр.

Катнашучылар үзләренең чыгышлары белән чиксез талантларга һәм сокландыргыч көчкә ия булуларын исбатладылар.

Бүләкләү тантанасында Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Зарипова Э.А. да катнашты.

Республиканың биш шәһәреннән: Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Лениногорскидан – 11 кыз конкурс финалына чыкты.

Казаннан конкурс җиңүчеләре:

- Гончарова Валентина;

- Закирова Зәринә;

- Алюкова Полина;

- Шәйдуллина Айгөл;

- Закирова Луиза.

Конкурста катнашучыларның берсе Валентина Гончарова «Татарстанның энҗесе» титулына лаек булды һәм аңа министр Э.А. Зарипованың җәмәгать ярдәмчесе вазифасы тапшырылды. Рәхмәт сүзендә кыз әти-әниләренең, дусларының һәм тренерының конкурстагы уңышларына зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International