«Түбән Кама шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУ директоры Гильманов Фәрит Шайгали улы – КТУ Түбән Кама филиалының еш кунагы һәм югары уку йортын төрле һөнәри әзерлек һәм квалификация күтәрү курслары буенча тәмамлаучы.
Бу юлы Фәрит Шәйгали улы Кыш Бабай сыйфатында килде, ул көллиятнең «Социаль тәэминатны оештыру һәм хокук» юнәлеше буенча 3 нче курста укучы студентларга бүләкләр тапшырды һәм Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә практиканы яхшы үтүләре өчен рәхмәт әйтте.
Эш бирүче сүзләренә караганда, студентлар практикага бик җитди һәм җаваплы караган, практиканың барлык пунктларын да төгәл үтәгән. Җитәкче аларның югары профессиональ әзерлекләрен, төрле компетенцияләрне белүләрен, шулай ук төрле категория кешеләр белән идарә итә белүләрен, игътибарлы булуларын билгеләп үтте.
Фәрит Шәйгали улы студентларны яхшы әзерләгәннәре өчен КТУ директоры Илсөя Мезиковага, көллият директоры Светлана Бикметовага, көллиятне тәмамлаучыларны эшкә урнаштыруга ярдәм итү үзәге җитәкчесе Харис Гафиуллинга рәхмәт белдерде һәм көллиятне тәмамлаганнан соң студентларны Түбән Кама шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә эшкә чакырды.
Үзәк директоры якындагы 5 елда Түбән Камада 10 меңнән артык яңа эш урыны булдыру планлаштырылуын билгеләп үтте, Түбән Кама яшьләрен туган шәһәрендә калырга, Россиянең башка шәһәрләрендәге уку учреждениеләреннән бернәрсә белән дә калышмый торган көллият һәм вузларда укырга һәм үз шәһәре һәм гаиләсе өчен хезмәт итәргә чакырды.