Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар катнашында «Яңа ел уты» дигән музыкаль-күңел ачу кичәсе узды.
Чараның максаты: бәйрәм кәефе булдыру, Яңа елны күмәк, гаилә белән бергә бәйрәм итүгә җәлеп итү.
Бәйрәм кичәсендә социаль хезмәт алучылар яңа тормыш этабын башлау максаты белән, быел алган тәҗрибә өчен рәхмәт әйтеп, аларга тулы канлы яшәргә комачаулаган бөтен нәрсәне символик рәвештә җибәрделәр. Аннан соң 2021 елда тормышка ашсын өчен үзләренең яшерен теләкләрен әйттеләр. Аннары «Иң оригиналь кәгазь гирлянда» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү булды, конкурста катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Күптән көтелгән Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашу Яңа ел кичәсенең якты мизгеле булды. Яңа ел бәйрәмендә катнашучылар үзләренең иҗади һәм интеллектуаль сәләтләрен күрсәттеләр: Яңа ел бәйгеләрендә актив катнаштылар, кышкы табышмакларга җавап бирделәр, кыш турында җырлар җырладылар, шигырьләр укыдылар. Бу чарада өлкән яшьтәге вәкилләр дә катнашты: алар бик теләп татар, рус халык җырларын җырладылар, күңелле уеннарда, биюләрдә катнаштылар.
Барлык социаль хезмәтләр алучылар Кыш Бабай һәм Кар кызыннан татлы бүләкләр алдылар. Кичә хәтердә бик күп күңелле хатирәләр калдырды. Чарада егерме биш кеше катнашты.