Минзәлә районында хәйрияче балалар өчен яңа ел бүләкләре әзерләгән

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

Тиздән иң матур һәм шатлыклы бәйрәм – Яңа Ел киләчәк. Бу вакытта туганнарына һәм якыннарына бәхет бүләк итеп, бүләкләр бирү кабул ителгән.

Ел саен традиция буенча Минзәлә муниципаль районы хәйриячеләре социаль хезмәт алучылар өчен яңа ел бүләкләре әзерлиләр. 2020 елда шундый иганәче итеп Ефремов Виталий Юрьевич танылды, ул балалар өчен 20 татлы сюрприз әзерләде. Бәйрәм атмосферасын булдыру учен Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре әлеге бүләкләрне балаларга Кыш бабай һәм Кар кызы образларында бүләк итте.

«Без битараф булмаган гражданнар катнашында уртак тырышлык белән гаиләләр йортларына бәйрәм китерә алуыбызга шатбыз. Без барлык балаларның да бәхетле балачаклары булуын, балаларның күзләре шатлыктан балкуын, ә янәшәдә әни һәм әти булуын телибез», – дип хәбәр итә Минзәлә комплекслы үзәге директоры Наталья Елхова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International