Алабуганың «Астра» тернәкләндерү үзәгендә Яңа ел бәйрәме узган

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

2020 елның 28 декабрендә Алабуга «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә көндезге бүлек балалары һәм аларның әти-әниләре өчен «Әкият безгә кунакка килә» дигән яңа ел тамашасы уздырылган.

Үзәк хезмәткәрләре барлык әкиятләрне бутаган Убырлы карчык турында яңа ел сценариен әзерләде. Ата-аналар һәм балалар уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар. Кыш бабайның килүе зур куаныч уятты. Чара бик җылы, әкияти һәм дустанә атмосферада үтте.

Бәйрәм ахырында барысы да тамаша геройлары белән фотосессиягә чакырылды, аннан соң балалар Яңа ел бүләкләре алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International