«Исток-Башлангыч» үзәге хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучыны 95 яшьлек юбилее белән котладылар

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы өйдә социаль хезмәтләр алучы Үрнәк авылында яшәүче Әблязова Нәкыя Ширияздан кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Нәкыя Ширияздан кызы – сугыш ветераны, сугыш ветеранының тол хатыны, 5 бала анасы. Үзенең олы яшендә ул бик актив, аралашырга, сериаллар карарга, кунакларны кабул итәргә ярата.

Юбилей көнендә аның адресына бик күп җылы сүзләр, сәламәтлек һәм озын гомер теләкләре яңгырады. Аның бөтен гомере авыр хезмәттә, авырлыкларда һәм мәшәкатьләрдә узды. Кичергәннәренә карамастан, Нәкыя апа бүген дә тормышка сөенә, киләчәккә өмет, якты карашын саклый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International