25 декабрь көнне Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр өчен «Тиздән, тиздән Яңа ел!» анимация чарасы уздырдылар.
Социаль хезмәтләр алучылар чыршы янында җыелдылар һәм Кыш Бабай белән Кар кызы өчен шигырьләр укыдылар. Кыш бабай аларны татлы күчтәнәч белән сыйлады. Теләгән һәркем Яңа ел табышмакларын иң яхшы белүче бәйгесендә катнашты. Кыш бабай белән Кар кызы ятып торучы өлкәннәр һәм инвалидлар янында булдылар, аларга күчтәнәчләр бүләк иттеләр.
Интернат-йорт директоры Людмила Самаркина барлык яшәүчеләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм Яңа ел бүләкләре тапшырды.
Мондый чаралар өлкәннәр өчен зур әһәмияткә ия, чөнки бәйрәмнәр тормышны бизи, мәшәкатьләрдән арынырга ярдәм итә, энергия һәм позитив энергия бирә.
