«Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен Яңа ел бәйрәменә багышланган бәйрәм чарасы узды. Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен дә онлайн-трансляция алып барылды.
Залда Яңа ел декорацияләре, исемле уенчыклар белән бизәлгән матур чыршы бәйрәм атмосферасын тудырдылар. Балалар көтеп алынган бәйрәмгә үз куллары белән ясалган үзенчәлекле карнаваль костюмнар киеп килделәр.
Интерактив театральләштерелгән тамаша яшь тамашачыларга яңа ел тылсымы дөньясына чумарга мөмкинлек бирде. Балалар янына кунакка әкият геройлары: Яңа ел символы – Үгез һәм Кыш бабай белән Кар Кызы килделәр. Балалар бик теләп шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар, биеделәр, театральләштерелгән күренешләрдә катнаштылар, ә Кыш бабай белән Кар Кызы аларга яңа ел бүләкләре тапшырдылар.