25 декабрь көнне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шартлы янгынны сүндерү һәм эвакуацияләү буенча тренировка үткәрелде.
Тренировка объектта янгын чыккан очракта хезмәт күрсәтүче персоналның гамәлләрен тикшерү һәм Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек һәм үткәрү чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан үткәрелде.
Шулай ук хезмәткәрләр арасында янгын һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлык чаралары турында эш урынында янгынга каршы инструктажны исәпкә алу журналында язылган тамга белән һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта уяулыкны арттыру һәм аларның гамәлләрен аңлату буенча инструктажны исәпкә алу журналында планнан тыш инструктажлар үткәрелде.
Тренировка нәтиҗәләре буенча «канәгатьләнерлек» дигән бәя куелды.